«А.Д. Сахаров шәхесе һәм язмышы»: тарихи мәгълүмат сәгате (18+)

21 майда 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен галим А.Д.Сахаровның 100 еллыгына багышланган мәгълүмат сәгате үткәрде.

Чарада катнашучылар галимнең вакыйгаларга бай тормыш юлындагы  кызыклы һәм истә калырлык мизгелләре белән танышты. Чара фотолар һәм документларны үз эченә алган «Академик А.Д. Сахаровның тормыш юлы һәм язмышы» исемле мультимедиалы презентация белән үрелеп барды, академикның чыгышыннан өзекләр күрсәтелде. 
Әңгәмә азагында Б. Окуджаваның «Памяти Андрея Сахарова» («Когда начинается речь, что пропала духовность…») шигыре укылды.

Поделиться: